💪Кукмара районында яшәүче Инсаф Салихов: Авыл хуҗалыгы кечкенәдән күңелемә якын
💪Кукмара районында яшәүче Инсаф Салихов: Авыл хуҗалыгы кечкенәдән күңелемә якын Бүген авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечләрнең хезмәт итүе аеруча куанычлы. Алар заманча технологияләрне үзләштереп кенә калмый, авыл тормышына яңа сулыш та кертә. Зур Сәрдек авылында яшәүче 24 яшьлек Инсаф Салихов — шундый яшьләрнең берсе. Ул «Восток-Агро» җәмгыятенең сөтчелек комплексы начальнигы булып эшли. Җаваплы хезмәтен тырышып башкару белән бергә, егет авылның мәдәни тормышында да актив катнаша — «Чәчкә» бию ансамбленә йөри. — Авыл хуҗалыгы кечкенәдән күңелемә якын, чөнки авылда үстек, шәхси хуҗалыгыбызда да гомер буе терлекләр асрадык, әти-әнигә аларны тәрбияләргә булыштык. Шуңа күрә әлеге тармакны сайларга булдым. Билгеле, башка яшьтәшләрем шикелле мин дә башта Казанга чыгып киттем, әмма бер-ике айдан кире әйләнеп кайттым, — ди Инсаф. Инсаф Арчада туып-үскән. Ул мәктәпне тәмамлагач, әнисенең туган авылы Зур Сәрдеккә кайтып урнашканнар. Егет Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария юнәлешендә белем ала. Алга таба, читтән торып, Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, укуын шунда дәвам итә. Язманы тулырак сайттан укырга мөмкин: https://kukmor-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/kukmara-raionynda-iasauce-insaf-salixov-avyl-xualygy-keckenadan-kunelema-iakyn