📌 «Вахитово» ширкәтендә егетләргә солдат биштәрләре тапшырылды
📌 «Вахитово» ширкәтендә егетләргә солдат биштәрләре тапшырылды Быел безнең районнан 70тән артык егет көзге чакырылыш кысаларында солдат хезмәтенә алыначак. Шуларның бишесенә бүген җаваплылыгы чикләнгән «Вахитово» ширкәтендә солдат биштәрләре тапшырылды. Ә аның эчендә термос, сөлге, көндәлек кирәк-яраклар һәм Вахитов ширкәтенең истәлеге — матур итеп чигелгән блокнот та бар иде. Вахит авылыннан — Ильяс Хаҗиев, Ислам Галиуллин, Югары Чурадан — Артем Митрофанов, Яңа Сәрдектән — Ранил Хәмидуллин, Тырыштан — Фирзәр Мифтаховлар тиздән иңнәренә әлеге биштәрләрне асып, туган якларыннан илебезне сакларга китәчәк. Ә аларның анда да сынатмыйча, районыбызның һәм туып-үскән җирләренең абруен күтәреп, намус белән хезмәт итәчәкләренә шик юк. Бу турыда җаваплылыгы чикләнгән «Вахитово» ширкәте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та зур ышаныч белән белдерде. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/vaxitovo-sirkatenda-egetlarga-soldat-bistarlare-tapsyryldy