⚽ Анапа шәһәрендәге “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә 2012–2013 елгы укучылар арасын...
⚽ Анапа шәһәрендәге “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә 2012–2013 елгы укучылар арасында “Күн туп — мәктәп футбол лигасы” ярышларының Бөтенроссия финалы узды. 🏆 Турнирда Россиянең 48 төбәгеннән 80 иң көчле мәктәп командасы — 48 малайлар һәм 32 кызлар командасы катнашты. Әлеге мәртәбәле ярышларда Сәрдекбаш урта мәктәбенең кызлар командасы да чыгыш ясады. 👏 Кызлар муниципаль, зона һәм республика финалы этапларында җиңеп, Бөтенроссия финалына юллама алды. Алар анда Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Команданы ярышларга Илшат Кадыйров һәм Марсель Бикмөхәммәтов әзерләде. ⚽ Мәктәп данын 7нче сыйныф укучылары Илүсә Вильданова, Зилә Шафигуллина, Нәргизә Мостафина, 8нче сыйныф укучылары Гүзәл Арсланова, Динә Галиәхмәтова, Зилия Галәметдинова, Таңсылу Ганиева, Илвина Камалиева, Динә Хәкимова һәм Зилия Садриева яклады. 🎉 Турнир нәтиҗәләре буенча Сәрдекбаш мәктәбе командасы илнең иң көчле 20 командасы арасына керде! 💐