«Бүген җаваплылыгы чикләнгән "Вахитово" ширкәте идарәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бир...
«Бүген җаваплылыгы чикләнгән "Вахитово" ширкәте идарәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә эшләүчеләр өчен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлаулар дәвам итте. Республикага билгеле җитәкче Нәфыйк Хөсәеновны һәм идарә хезмәткәрләрен Янил урта мәктәбе укучылары ел саен котлап килә. Укучыларны каршы алучы ширкәтнең икътисадчы-оештыручысы Алсу Йосыпова мәктәп белән хуҗалык арасындагы дуслыкның ныклы булуын билгеләп үтте. — "Вахитово" ширкәте белән Янил урта мәктәбе арасындагы дуслык — ул ел саен үткәрелә торган гадәти чара гына түгел, ә дистә еллар дәвамында формалашкан, ныклы нигезле хезмәттәшлек. Бу — Нәфыйк Хөсәеновның иң максатчан проектларыннан берсе, чөнки ул авылның киләчәген нәкъ менә бүген мәктәп парталарында утыручы балаларда күрә».