✅Күңел картаймый, игелек онытылмый: Кукмараның «Көмеш яшь» волонтерлары бүләкләнде
✅Күңел картаймый, игелек онытылмый: Кукмараның «Көмеш яшь» волонтерлары бүләкләнде Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүдә районыбызның «Көмеш яшь» волонтерлары да актив катнаша. Аларның тырыш хезмәте игътибарсыз калмый. Шушы көннәрдә «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Габдрахманов волонтерларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. — Без «Көмеш яшь» волонтерлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларга кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, үтенечне кире какканнары юк. Базада игелекле кешеләр ярдәме белән тупланган кием-салым, азык продуктларын, көнкүреш кирәк-яракларын аерым капларга тутыруда өлкән волонтерларыбызның өлеше аеруча зур. Рәхмәт аларга. Алга таба да бергәләп эшләрбез, дип ышанам, — ди Радик Хәкимҗан улы. Бу юлы да өлкәннәребез буш кул белән килмәгән иде. «Госпитальгә ярдәм ит» акциясе кысаларында алар урын-җир һәм госпиталь өчен башка кирәкле әйберләр тапшырды. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kunel-kartaimyi-igelek-onytylmyi-kukmaranyn-komes-ias-volonterlary-bulaklande