✅Коксаки вирусы балалар өчен куркыныч: белгеч төп билгеләрен аңлатты
✅Коксаки вирусы балалар өчен куркыныч: белгеч төп билгеләрен аңлатты Коксаки вирусы белән күбесенчә 10 яшькә кадәрге балалар авырый. Бу хакта аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, терапевт-иммунолог Владислав Жемчугов сөйләгән. Аның сүзләренчә, бала никадәр кечкенә булса, авыру шулкадәр авыррак узарга мөмкин. Белгеч аңлатуынча, вирус борын-йоткылыкка һәм баш мие тышчаларына зыян китерергә мөмкин. Кайбер очракларда менингит билгеләре күзәтелә, шулай ук йөрәк, бавыр һәм бөерләр зарарлану куркынычы бар. Коксаки вирусы һава-тамчы юлы, шулай ук пычранган ризык һәм юылмаган куллар аша йога. Шуңа күрә балаларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәве һәм кулларын даими юуы аеруча мөһим.