🌾🐄«Дружба-Агро» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды
🌾🐄«Дружба-Агро» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды Район башлыгы хуҗалыкта игенчелек тармагында алып барылган эшләрне уңай бәяләде. «Дружба-Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Очрашу хуҗалыкның кукуруз басуында башланып китте. Биредә катнашучылар кукурузның төрле сортлары, аларның уңдырышлылыгы һәм үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук әлеге территориядә төзелә торган «Милка» сөтчелек комплексындагы эш барышын карадылар. Семинарның чираттагы тукталышы көзге рапс басуында булды. Биредә белгечләр әлеге культураны чәчү технологиясе, шытымнарның тишелеше һәм үсемлекләрнең торышы турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. «Дружба-Агро» җәмгыятенең гомуми сөрүлек җирләре 3675 гектар тәшкил итә. Быел шуның 51 процентын — бөртекле, 40 процентын терлек азыгы культуралары алып торган. Калган мәйданнар техник культураларга һәм пар җирләренә туры килә. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/druzba-agro-xualygynda-avyl-xualygy-seminary-uzdy