🎉Кукмара районындагы «Нараткай» лагеренда көзге каникуллар күңелле уза
🎉Кукмара районындагы «Нараткай» лагеренда көзге каникуллар күңелле уза Камышлы урманы буенда урнашкан «Нараткай» балаларның ял-сәламәтләндерү лагерена көзге каникуллар вакытында ял итүчеләр җыелды. Алар өчен һәр көн кызыклы вакыйгаларга, мавыктыргыч чараларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Биредә балалар саф һавада йөреп, табигать кочагында ял итә, яңа дуслар таба, төрле уеннарда һәм иҗади бәйгеләрдә катнаша. Һәр көн алдагысына охшамаган, ә лагерь тормышы онытылмаслык тәэсирләр һәм матур хатирәләр бүләк итә. Лагерьда 100дән артык бала ял итә. Алар өчен Яр Чаллы, Казан, Әлмәт һәм Кукмарадан килгән хореографлар төрле мастер-класслар үткәреп, малайларны һәм кызларны бию серләренә төшендерә. Һәр көн алдагысына охшамаган, ә лагерь тормышы онытылмаслык тәэсирләр һәм матур хатирәләр бүләк итә. — Мин Яр Чаллыда укытучы-хореограф булып эшлим. Бирегә үземнең бию өлкәсендәге белемнәремне, осталыгымны күрсәтергә килдем. Хип-хоп стилендәге бию өйрәнәчәкбез. Иң элек клубта кечкенәләр белән шөгыльләнәм, аннары зурлар керәчәк. Балаларның һәммәсе тырыш, сәләтле. Кайберләре аеруча да яхшы әзерлекле. Мин алардан бик канәгать, — ди Эмиль Алиев. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionyndagy-naratkai-lagerenda-kozge-kanikullar-kunelle-uza