🎉 Зур Сәрдек талантлары «Вятское раздолье» фестивалендә лауреат булдылар
🎉 Зур Сәрдек талантлары «Вятское раздолье» фестивалендә лауреат булдылар 1 ноябрьдә Киров өлкәсенең Красная Поляна бистәсендә төбәкара «Вятское раздолье» фестиваль-конкурсы узды. Анда Зур Сәрдек мәдәният йортында эшләп килүче «Сердәш» фольклор ансамбле, «Чәчкә» халык бию ансамбленең кече һәм урта төркемнәре, шулай ук кул эшләре осталары катнашты. 🌸 Шәүкәт Хөсәенов, Нурфия Фаттахова, Альмира Шәймәрданова һәм Ландыш Моратова кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Катнашучылар фестивальдә лауреат исемнәренә лаек булдылар. 👏 Ландыш Моратова түш тамгасы ясау буенча осталык дәресе дә күрсәтте. Хезмәте өчен ул Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! Сез дә аларны комментарийларда котлап үтегез! 💐