Бисквит пешерэбез — 31 июля 2026 г. в 14:29:49.965
Бисквит пешерэбез 5 йомырканың агын сарысыннан аерып алам -агына чеметеп кенә тоз салып миксер белән күпертергә куям -75 гр шикәр комын ипләп ипләп салам йомырка агына Яхшы гына күперә -калган 5 йомырка сарысына 75 гр шикәр комы салып кул миксеры белән агарганчы күперттем -Ике массаны бергә куштым, кул миксеры белән болгатып алдым -135 гр он иләп алдым шунда чеметеп ванилин ярты чәй калагы разрыхлитель салып, (болгатып коры катнашманы) Тугланган йомырка+песоклы массага ипләп кенә кертәбез, кушабыз, болгатабыз. Пергамент кәгазь җәеп, табага массаны салып, табаны селкетеп алып духовкага пешәргә озатабыз. Минем калын төпле таба 23/29 дмлы 210 грлы мичтә 30 минут пеште эшләнешләре өстәрәк видеода

