Кыстыбый. — 31 июля 2026 г. в 12:09:00.555
Кыстыбый. Гади генә үзем яратып пешерә торган әбием өйрәткән кыстыбый камыры рецепты. Әбием өйрәткәндә май салынмый иде, тормыш өйрәтте ансын. Бер стакан кайнаган салкын су, тоз, бер аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр басам, токмач камыры кебек юкааааааа итеп җәям, кисәм, коры табада куырам, өстен җилләмәс өчен тастымал белән төреп ябып барам. Эчлекне инде барыгыз да беләсез, эчлек салып, кысып, майлап табынга бирәбез.

