Була бит ул, тормыш булгач, — 16 сентября 2026 г. в 16:22:09.011
Була бит ул, тормыш булгач, төрле вакытың. Мөлдерәпләр тула кайчак сабыр савытың. Айкалып та, чайкалып та алга атлыйсың, Күңел тулы әрнүләрне эчтә саклыйсың. Түгелүдән нинди мәгънә, кем суза кулын? Сикәлтәсез булмый инде узасы юлың. Сынауны да бирешмичә үзең үтәсе. Кемгә генә тәти икән бәхет көлтәсе? Авыз ерып йөргәннең дә эче тулы ут, Бер кайгысыз кеше җиргә юк инде ул, юк! Сиздермичә яши белә, чыгармый тышка. Сагышланып үткәрмикче гомерне бушка. Айкалсак та, чайкалсак та төшмик сыгылып, Бәлки алда бәхет көтә, китмик борылып. Нинди генә төн булмасын, һәрчак таң ата, Бәхетенә юл ярганны Аллаһ ярата! Гөлара Шәрипова

