Гади генә авыл кешесе мин, — 16 сентября 2026 г. в 07:07:35.254
Гади генә авыл кешесе мин, Юкла минем алтын,көмешем. Тик беләмен җирдә бар икәнен Ходай биргән минем өлешем. Табынымны бизәп икмәк тора, Авыз итәм җиләк-җимештән. Көндә рәхмәтлемен Ходаема Калдырмаган өчен өлештән. Белгәнемчә,үземә охшаганча Эшләп куям инде һәр эшне. Мин һәрвакыт бүлешергә әзер Дус, туганнар белән өлешне. Сүз башында әйтеп куйдым инде "Кызыкмыйм"-,дип алтын,көмешкә. Тик кисәтеп куям,рөхсәтсез Кагылмагыз минем өлешкә. Тәбрис Фәхретдинов

