Мин ипи салу белгече тугел,үземнең гаиләм өчен пешерәм, һәм сезгә ничек эшләгәнне бүлеш...
Мин ипи салу белгече тугел,үземнең гаиләм өчен пешерәм, һәм сезгә ничек эшләгәнне бүлешәсем килә. Ачы камыр булгач чүпрә бәлкем кирәк тә түгелдер, чүпрәне бик аз салам-тизрәк кирәк булганда. Ачы камыр салмыйча дрожжи белән генә салган ипи төче була, (булочки камыры кебек, тиз искерә) Ипи салганда алып калам бер банкага әче камыр-аны саклыйм холодильникта. Ипи саласы көнне әче камырны алып холодильниктан 1 аш калагы песок , бер стакан җылы су , 1 стакан он салып камыр яңартам. Әчеп күтәрелеп чыга камыр шуңа кушам бер стакан җылы су, әз генә чүпрә(күпертеп), тоз, ярты аш калагы песок , он салып камыр изеп җылы урынга куям. Камырның әчегәне күренә -он салып камыр басам, озак итеп үзләнгәнче басам. Кулны көнбагыш мае белән манчып алып камырны басып бетереп җылы урынга куям. Камыр тиз арада күтәрелеп менә, табага камырны салам, табада да камырны кабартам, и духовкага. Таба иписе 40 минутта пешеп тә чыкты.