Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 30 сентября 2026 г.
❗️Башкортстан территориясендә "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы гамәлдән чыга... — 30 сентября 2026 г. в 05:39:19.753
❗️Башкортстан территориясендә "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы гамәлдән чыгарылды 🚨 БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга? "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы игълан ителсә, паникага бирелмәгез һәм рәсми хәбәрләрне генә күзәтегез 🏠 Бинада булсагыз: ▪️ Зур тәрәзәләрдән ераграк торыгыз, коридорда яки подъездда сыенырга мөмкин. ▪️ Мөмкинлек булса, югары катлардан түбәнгә төшегез. ▪️ БПЛА куркынычы турында хәбәрләрне Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының рәсми төркемнәреннән һәм «112 Экстренная помощь» кушымтасыннан карагыз 🌳 Урамда булсагыз: ▪️ Күк йөзенә игътибар итегез. БПЛА түбән биеклектә очканда газон чапкыч тавышына охшаган гөжләү ишетергә мөмкин. ▪️ Мөмкин кадәр тизрәк ышык урын табыгыз: җир асты кичүе, подъезд яки диварлары нык булган бина янында сыеныгыз ⚠️ БПЛА төшкән урынны күрсәгез: ▪️ Калдыкларга якын бармагыз. ▪️ Алар янында телефон кулланмагыз. ▪️ Хәвефсез арага китеп, 112 номерына яки кушымта аша хәбәр итегез. ▪️ Сәнәгать зоналары янында БПЛА калдыклары төшү куркынычы югарырак, мөмкин булса андый урыннардан ераграк торыгыз 📵 БПЛА һөҗүмнәренең фото һәм видеоларын социаль челтәрләргә урнаштырмагыз ❗️ Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX