💋Хәерле иртә, дуслар! 😉Ә сез көнегезне ничек башлыйсыз? 🍁Чәйме, әллә каһвәме? Боткамы, әллә йомыркамы? Әллә бер стакан җылы су гынамы?😉
Загружаем карточку ресурса…
Сайт использует необходимые cookie. Яндекс Метрика и пиксель VK Рекламы включатся, только если вы нажмёте «Хорошо» — это согласие на обработку данных.
Официальный канал газеты "Кызыл таң". Республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы.
За 7 дней
77
публикаций
За 30 дней
304
публикаций
Просмотров за 90 дней
385 606
Ср. просмотров на пост
595
Подписчики, публикации и просмотры по дням — после входа.
Войти💋Хәерле иртә, дуслар! 😉Ә сез көнегезне ничек башлыйсыз? 🍁Чәйме, әллә каһвәме? Боткамы, әллә йомыркамы? Әллә бер стакан җылы су гынамы?😉
👶Башкортстанда балаларга кушылган иң гадәти булмаган исемнәр турында сөйләделәр. 👶Кызларга бирелгән иң сирәк очраучы исемнәр: Николетта, Мирабелла, Милава, Реяна һәм Ёсуман бар. Малайлар арасында: Низам, Анир, Фаиз, Хабибуллох һәм Макс. ✅ЗАГСта әти-әниләр балалар өчен гадәти булмаган исемнәрне ешрак сайлый дип билгеләп үттеләр.
💔Зарарлы эчемлекләр картаю процессын тизләтә! 😳Гадәти татлы газировка куллану эчәк флорасы составының үзгәрүенә һәм организмда ялкынсыну процессларына китерергә мөмкин. 😢Кызыклы факт: көн саен ярты литр газировка куллану картаю процессын уртача 4,6 елга тизләтә.
Уфада тау чаңгысы комплексы төзергә телиләр. Моның өчен Октябрь районының, Менделеев урамында көнчыгыш тау битләвендә урман паркы белән Уфа елгасы арасында 37 гектардан артык мәйданлы участок карала. Алдан төзелгән план буенча, монда ясалма кар яткан трассалар, сәгатенә 540 кешегә кадәр йөртә ала торган бугель күтәрткече булачак. Шулай ук прокат пунктлары, киенү-чишенү бүлмәләре, ярышлар өчен биналар һәм парковка җиһазландырырга телиләр. Мэрия «Ике сезон» компаниясенә территорияне планлаштыру һәм чикләр билгеләү проектын эшләргә рөхсәт бирде. Документларны үз хисабына әзерләү өчен аңа 18 ай вакыт бирелә. Комплексның составы һәм параметрлары нигездә проектлау этабында билгеләнәчәк.
🥬🧄🍋Топинамбурдан бик тәмле салат әзерлик, дуслар. Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә лимон суты, тоз кирәк булыр. 🥬🥕Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез.Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. 🍋Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.
Иң файдалы чикләвекләр ✅1. Пестә (фисташка) — холестерин дәрәҗәсен киметә, күзләр өчен файдалы. ✅2. Бадәм (миндаль) — инсулин дәрәҗәсен нормада тота, авырлыкны киметергә булыша, күзәнәкләрне ирекле радикаллар агрессиясеннән саклый. ✅3. Җир чикләвеге (арахис) — Альцгеймер авыруыннан профилактикасы, күп күләмдә файдалы микроэлементлардан тора. ✅4. Пекан — холестерин балансын торгыза, организмның эшкә сәләтен арттыра, баш авыртудан коткара. ✅5. Эрбет (кедр) чикләвеге — цинк һәм магний ярдәмендә иммун системасын саклый һәм хәтергә уңай йогынты ясый.
Откройте Чатератор
Нажмите «Старт»: без этого MAX не найдёт бота среди администраторов.
Сделайте бота админом
«Администраторы» → «Добавить» → «Чатератор». Через «Добавить участника» бот не находится.
Перешлите боту любой пост
В ответе нажмите «Привязать в MAXimeter» — канал подтвердится сам.