Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 1 октября 2026 г.
Өлкәннәр бәйрәме ничек барлыкка килгән соң? 🍁❤ — 1 октября 2026 г. в 13:29:55.013
Өлкәннәр бәйрәме ничек барлыкка килгән соң? 🍁❤ 🍁🍂Өлкәннәр көнен аерым рәвештә билгеләп үтүне 1947 елда Япония кешесе Масао Кадоваки тәкъдим иткән. Өч елдан соң бәйрәмне бөтен Япония күтәреп алган. Халыкара дәрәҗәдә бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән барлыкка килгән. Беренче бәйрәм 1991 елда үткән. Ә Русиядә бу көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр. Ни өчен мондый фикер туган? 1980 еллар ахыры — 1990 еллар башында демографлар билгеләп үтүенчә, планета халкы тиз картайган. Уртача гомер озынлыгы үскән, өлкән яшьтәге кешеләр күбәйгән. БМО җәмгыятьнең игътибарын өлкән буынның проблемаларына — аларның хокукларына, тормыш сыйфатына, җәмгыятьтәге роленә җәлеп итәргә карар кылган. Ни өчен нәкъ 1 октябрь? Дата очраклы рәвештә сайланмаган: көзне еш кына «алтын вакыт» дип атыйлар, һәм бу картлыкның «алтын» чоры булуы белән бәйле. 🍁🍂