Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 11 октября 2026 г.
"Имин балык тоту" айлыгы: профилактик рейдлар дәвам итә
"Имин балык тоту" айлыгы: профилактик рейдлар дәвам итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, су коену сезоны рәсми рәвештә төгәлләнгән булса да, коткаручыларның эше кимемәгән. Республикада "Имин балык тоту" айлыгы кысаларында профилактик рейдлар дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре даими рәвештә сулыкларга чыга. Алар сулыкларны патрульли, балыкчылар белән аралаша, аларга информацион материаллар тарата һәм көзге суның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын искә төшерә. Бу ялларда Павловка һәм Йомагуҗа сусаклагычларында мондый рейдлар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары белән берлектә үткәрелде. Бу очрашуларның төп максаты – бәхетсезлек очракларын кисәтү. Суның түбән температурасы аркасында көзен килеп чыккан һәр төрле хәлнең үлемгә китерүе мөмкин. Коткаручылар балыкчыларга гади, әмма тормыш өчен бик мөһим булган кагыйдәләрне искәртә. Беренче чиратта, һәрчак коткару жилетын кияргә кирәк, ул көймә төбендә ятмаска тиеш. Суга керер алдыннан йөзү чарасының төзеклеген тикшерергә һәм үзең белән насос, ремонт комплектын алырга онытмаска кирәк. Көймәне артык тутырырга ярамый, йөкне тигез бүлергә һәм көймәдә басып тормаска кирәк. Шулай ук, якыннарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга ниятләвегез турында хәбәр итү мөһим. Үзең белән су үткәрми торган чемодан эчендә телефон алырга кирәк. Һәм иң мөһиме – бернинди дә алкоголь кулланмагыз: салкын суда исерткеч эчемлекләр реакцияне тоткарлап, төп дошманга әйләнә.