Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 20 октября 2026 г.
Башкортстанга сирәк очраучы Пржевальский атларын кайтарырга телиләр🐴
Башкортстанга сирәк очраучы Пржевальский атларын кайтарырга телиләр🐴 🐴Моның өчен экология министры Нияз Фазылов җитәкчелегендәге делегация «Ырынбур» тыюлыгына барды. Анда 2015 елдан Русиянең Кызыл китабына кертелгән бу хайваннарның популяциясен торгызалар. ✅Шул вакыт эчендә Урал алды даласында илдә беренче ирекле Пржевальский атлары популяциясе формалашты. Хәзер алар 130дан артык. 🐴Башкортстан белгечләренә үзәкнең ничек оештырылганын күрсәттеләр. Территория 52 километр озынлыктагы койма белән әйләндереп алынган, хайваннарны көн саен күзәтәләр, һәр хайван өчен нәсел китабы һәм фототека алып барыла. ✅Хәзер күрше төбәк тәҗрибәсен Башкортстанда да кулланырга мөмкин. Әлегә охшаш проект булдыру мөмкинлеге турында гына сүз бара, хайваннарны күчерү турында төп карар кабул ителмәгән.