Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 21 октября 2026 г.
Компьютер артында озак утырганда күзләр өчен күнегүләр:
Компьютер артында озак утырганда күзләр өчен күнегүләр: 1. Күзләрне йомыгыз. Күз алмалары белән сәгать теле юнәлешендә һәм аңа каршы әкрен генә әйләнү хәрәкәтләре ясагыз. Һәр юнәлештә 5–10 тапкыр кабатлагыз. Аннары күзләрне йомшак кына кысып йомыгыз һәм ачыгыз. 2. Баш тирәсен җиңелчә уыгыз. Бармак очлары белән баш түбәсен, маңгайны һәм чәч төпләрен җиңелчә массажлагыз. Каты басмагыз. 3. Күзләрне йомып-ачыгыз. Башта күзләрне берничә тапкыр йомшак кына йомып ачыгыз. Аннары күзләрне бераз кысыбрак йомыгыз һәм яңадан ачыгыз. Хәрәкәтләрне көч куймыйча башкарыгыз. 4. Күзләрне ял иттерегез. Учларыгызны җылынганчы ышкыгыз. Аннары күзләрегезне йомып, учларыгызны күзләргә басмыйча гына алар өстенә куегыз. Берничә секунд шулай утырыгыз.