Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 28 октября 2026 г.
💢 Уфада Высоцкий, Красников һәм Фәттахова урамнары барлыкка киләчәк
💢 Уфада Высоцкий, Красников һәм Фәттахова урамнары барлыкка киләчәк Башкортстан башкаласының Дим һәм Ленин районнарында дүрт яңа урам барлыкка киләчәк. Шәһәр Советы утырышында аларга Владимир Высоцкий, Николай Красников, Вәсилә Фәттахова исемнәре һәм «Туган як» исеме бирелде. Депутатлар шулай ук 2026 елга һәм 2027-28 елларның планлы чорына шәһәр бюджетына төзәтмәләр кертү турында фикер алыштылар. Тагын бер мәсьәлә - Киров районының өченче Пристань бистәсендә территориаль иҗтимагый үзидарә чикләренә кагылды.