Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 30 октября 2026 г.
🍁Быел көзләр бигрәк гаҗәп инде.
🍁Быел көзләр бигрәк гаҗәп инде. Бигрәк гүзәл быел көзләре! Һәрбер көне тоташ нурдан тора, Яктылыктан тора төсләре. 🩵Мөгаен да, көзләр... гашыйк булган! Яңгырларын шуңа оныткан. Кояш нурын төягән дә килгән — Ни көтәсең инде гашыйктан? 🩷Сөюләре аның җаваплыдыр — Елмаюы төшми йөзеннән. “Кемгә болай үлеп гашыйк булдың?” — Дип сорыйсы иде үзеннән... 💦Яңгыр түгел, коры яфрак баса Көзге юллардагы тузанны. Табигатьнең шаяруымы бу?.. Хәерлегә юрыйк без аны... Ләйсән Якупова.