Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 31 октября 2026 г.
🦋Дәүләкән районындагы «Аслыкүл» табигать паркында тавис күзе (павлиний глаз) күбәләген...
🦋Дәүләкән районындагы «Аслыкүл» табигать паркында тавис күзе (павлиний глаз) күбәләген күргәннәр. Октябрь ахыры өчен гадәти булмаган күренешне парк башлыгы Гүзәл Гыйльманова фотога төшергән.🦋 ✅Икенче буын күбәләкләре гадәти булмаган җылы һәм коры көз аркасында барлыкка килгән. Октябрь уртасында Башкортстанда температура +19…+20 градуска кадәр күтәрелде, шуңа күрә аларның активлык чоры озайды. 🦋Тавис күзе күбәләгенең кызгылт-коңгырт канатларында дүрт зур тап бар — алар күзләрне хәтерләтә. Андый төс аңа ерткычлардан сакланырга ярдәм итә. Канатларның киңлеге 62 миллиметрга җитә.🦋