Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 3 ноября 2026 г.
Эремчекне ешрак ашарга берничә сәбәп
Эремчекне ешрак ашарга берничә сәбәп 1. Эремчек — организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган ризык. 2. Эремчек матдәләр алмашын яхшырта һәм, нәтиҗәдә, симерүне кисәтә. 3. Эремчекнең шифалы үзлекләре туберкулез, атеросклероз, кан азлыгы, бавыр, ашказаны асты бизе, бөер, ашказаны-эчәк тракты авыруларының профилактикасына ярдәм итә. 4. Эремчектәге сөт аксымы туклыклы кыйммәткә ия, шул ук вакытта иттән дә берничә тапкыр яхшырак үзләштерелә. 5. Эремчек — кальций һәм фосфорның бай чыганагы: аның ярдәмендә чәч, теш, тырнак, сөяк тукымасы һәм нерв системасы хәле сизелерлек яхшыра.