🕌 «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Мәүлид ае хөрмәтенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлы... — 20 августа 2026 г. в 14:34:48.491
🕌 «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Мәүлид ае хөрмәтенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе узды Хәзрәт үз вәгазендә Исламның тынычлык дине булуы, ә Ислам кагыйдәләренең — тыныч һәм күркәм яшәү кагыйдәләре икәнлеге турында сөйләде. Мөэмин-мөселман кеше башкаларга елмаеп сәлам биреп кенә калмыйча, аларга карата күңелендә дә ихлас яхшылык һәм матур мөнәсәбәт сакларга, һәркемгә тынычлык һәм игелек теләргә тиеш. Кеше белән аерылышкач та, аның турында гайбәт сөйләмичә, күңелдә аңа карата яхшы мөнәсәбәтне саклау — күркәм мөселман әхлагының бер чагылышы. 🎞️ Вәгазьне тулырак түбәндәге видеоязмада тыңлый аласыз: 🔗 КАРАРГА: rutube.ru