Перейти к содержимому
Максиметер

Камырлыкның (боярышник) файдасы

Камырлыкның (боярышник) файдасы Халык медицинасында аны «йөрәк икмәге» дип атыйлар. Камырлыкның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Алардан әзерләнгән препаратлар йөрәк мускулларының кыскару сәләтен яхшырта, шул ук вакытта йөрәкнең ярсучанлыгын киметә, йөрәк алҗыганнан шифа бирә, кан тамырлары стеналарын ныгыта. Кайбер галимнәр камырлыкның кан тамырларын чистарта алуын да әйтә. Камырлык төнәтмәсен тахикардия булганда, калкансыман бизнең гормоннарны артык җитештерүен көйләр өчен дә эчәләр. Ул кандагы холестеринны киметергә булыша. Кан әйләнеше бозылганда (аеруча өлкән кешеләрдә) да камырлык препаратлары ярдәмгә килә. Тире авыруларын дәвалаганда да камырлыктан әзерләнгән препаратлар кулланалар. Башка дарулар белән бергә комплекслы кулланганда, аның псориаз, экзема, кычынудан шифасы бар. Куллану тәртибе болай: 1 аш кашыгы вакланган җимешне 200 мл бүлмә температурасындагы суга салып, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар, әледән-әле болгатып торалар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яфрак һәм чәчәкләреннән төнәтмәләр дә нәкъ шулай ук әзерләнә. Боларны инде ашарга ярты сәгать кала яртышар стакан күләмендә эчәләр. Әлбәттә, теләсә кайсы препаратны кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшү кирәк. Камырлык та искәрмә түгел. Аны артериаль гипотензия вакытында кулланырга ярам Чыганак: Балтач ru

5 515 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

12 841 подписчиков · Здоровье

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Здоровье»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.