Каен бөресендә эфир майлары, С витамины, каротин, алколоидлар, май кислоталары бар, мик...
Каен бөресендә эфир майлары, С витамины, каротин, алколоидлар, май кислоталары бар, микроэлементлар күп. Файдалы үзенчәлекләреннән җилсенүгә каршы торучанлыгын һәм бактерияләргә каршы көрәшүдә нәтиҗәлелеген билгеләргә кирәк. Каен бөресеннән төнәтмә ашказаны-эчәк юлы эшчәнлеген җайга салуга булышлык итә, бавыр, бәвел куыгы чирләреннән, ревматизм, подагра булганда нәтиҗәле ярдәм итә. Составында флавоноидлар, эфир майлары булганлыктан, аны бәвел һәм үт кудыручы чара итеп тә файдаланырга мөмкин. Каен бөресе төнәтмәсен шикәр диабеты белән чирләгәннәргә дә кулланырга киңәш итәләр, ник дигәндә, ул бу чиргә китергән хәлсезлекне, гиповитаминозның, ашказанны дәвалаучы буларак билгеле. Төнәтү өчен бер чәй калагы кипкән һәм вакланган бөрене бер стакан суда 30-40 минут кайнаталар. Аннан соң сөзеп, көненә өч-дүрт тапкыр ашар алдыннан өчәр калак эчәргә киңәш ителә. Гадәттә, бу рәвешле ике-өч ай дәваланырга.