Спирт катнашмасында төнәтелгән усак бөреләре алтын (золотистый) стафилококк кебек бик к...
Спирт катнашмасында төнәтелгән усак бөреләре алтын (золотистый) стафилококк кебек бик катлаулы бактерияләрне дә бетерә ала. Төнәтмә түбәндәгечә эшләнә: 200 г чималга ярты литр спирт салына. Яхшылап ябып, караңгы урынга ике атнага куела. Әзер даруны ашарга ярты сәгать кала 20 тамчы күләмендә эчәләр. Шунысы да бар: даруны билгеле бер вакытларда һәм һәр көнне эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 3 ай. Нәтиҗәдә организм яңарачак, бик күп чирләр юкка чыгачак.