Бавыр, үт куыгы авыртканда, гепатиттан
Бавыр, үт куыгы авыртканда, гепатиттан Кирәк булачак: ✅ 2 аш кашыгы календулы чәчәге ✅ 1 стакан кайнар су ✅ 1 аш кашыгы кишер орлыгы ✅ 2 стакан кайнар сөт 1 стакан кайнар суга календула чәчәкләрен салып 2 сәгать төнәтергә. 2 стакан кайнар сөткә кишер орлыгын салып 1 сәгатькә караңгы урынга куярга. Шуннан соң боларны сөзәргә һәм кушарга. Яхшылап болгатырга. 🍵 Шуны иртән 0.5 стакан ач карынга, 6 көн эчәргә кирәк. 3 көн ял иткәннән соң курсны тагын кабатларга.