ҖИТЕН ОРЛЫГЫ ЭЧӘКЛЕКНЕ ЧИСТАРТА
ҖИТЕН ОРЛЫГЫ ЭЧӘКЛЕКНЕ ЧИСТАРТА Җитен орлыгы — витаминнар һәм минераллар чыганагы, азык җепселләре һәм клетчаткага бай булу сәбәпле, ашказаны һәм эчәклекне чистарта, токсиннарны чыгара, ашыйсы килүне киметә. Шуңа җитен орлыгы ябыгырга теләүчеләргә булыша ала. Ябыктыра торган коктейльне болай әзерлиләр. Ул бер айга исәпләнгән, иртән эчәргә кирәк. 1 нче атна. Майлылыгы түбән 100 мл кефирга 1 аш кашыгы җитен орлыгы кушып, иртән эчәргә кирәк. 2 нче атна. 100 мл кефирга 2 аш кашыгы җитен орлыгы кушып, иртән эчәргә. 3-4 нче атна. 150 мл кефирга 3 аш кашыгы җитен орлыгы кушып эчәргә. Бу курс ябыктыра, организмны шлаклардан чистарта, эчәклек яхшырак эшли башлый, матдәләр алмашы активлаша.