Хатын-кызлар өчен рецепт
Хатын-кызлар өчен рецепт Эш шунда ки, шалфейда табигый матдәләр бар - үсемлек гормоннары, алар составы буенча хатын-кыз гормоны эстрогенына бик охшаш. Шуңа күрә 35 яшьтән соң даими яшәрү курслары үткәрә башларга мөмкин. Елга өч тапкыр өч атна дәвамында һәр иртә белән шалфей төнәтмәсен эчәргә кирәк. 1 чәй калагы шалфей үләненә бер стакан кайнар су агызып төнәтергә кирәк. Суынгач, сөзеп иртәнге ашка 30-40 минут кала кечкенә йотымнар белән эчәргә. Аңа бал яки лимон кисәге, яки икесен бергә өстәргә мөмкин.