СӘРДӘ (сныть)ҮЛӘНЕНЕҢ ФАЙДАСЫ
СӘРДӘ (сныть)ҮЛӘНЕНЕҢ ФАЙДАСЫ Бавырны сәламәтләндерү өчен дә кулланыла. Рак авыруы белән көрәшүчеләр колагына! Бавыр никадәр сәламәт калса, авыруны җиңү җиңелрәк. Сәрдә үләне агусыз, зыянсыз рәвештә организмны чистартырга булыша. ✅Куллану: 2 аш кашыгы кипкән сәрдә яфрагына 1 стакан кайнап торган су салырга һәм 45 минутка төреп куярга. Көн дәвамында эчеп бетерергә. Бу төнәтмә бавырны сәламәтләндерә һәм аны ай буена кулланырга кирәк. Аннары тәнәфес ясап, башка үләнне кулланып алырга була. Һәм курсны кабатларга. Яңа җыеп кайткан яшь сәрдә үләнен салатка керамик пычак белән турап өстәргә була. Турамыйча чәйнәргә кыен һәм тешләрне камаштыра, чөнки составында С витамины күп. Дуслар, шуны истә тотыгыз. Үләннәр белән дәваланганда озак курстан соң тәнәфес ясап алырга кирәк. Тәэсире тиз түгел, әмма нәтиҗәсе була. "Җан авазы"