Тузганак бик файдалы үлән.
Тузганак бик файдалы үлән. Халык медицинасында аны тирләткеч, температура төшерүче, үт куучы, склероздан һәм ялкынсынуга каршы профилактик чара буларак кулланалар. 1 бал кашыгы үләнне һәм тамырларын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 4 мәртәбә чирегәр стакан эчәләр. Тузганак чәчәген, әчесе бетсен өчен, ярты сәгать тозлы суда тоталар һәм, суган, петрушка кушып, салатка салалар. Чәчәкләре дә шифалы. 1 аш кашыгы төелгән тузганак тамырын 1 стакан кайнап торган суга салып, сүрән утта 30 минут тоталар, аннан сөзәләр. Бавыр ялкынсынганда, көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать алда берәр аш кашыгы эчәләр. Бетчә чыкса, тузганакның «сөте» бетчәне бетерә. Заман сулышы.