Арпаның дәвалау үзенчәлекләре
Арпаның дәвалау үзенчәлекләре Арпа тамырын шыттырып, киптереп, тарттырып салат (солод) әзерлиләр. Күкрәк шешкәндә (грудница), тире ялкынсынганда, шешләр катыланганда аның белән парландыралар. Арпа суы нерв системасын, золотуха, ютәл, геморрой, бөердәге таш, ашказаны, сидек капчыгы һәм сидек юллары авыруларын дәваларга ярдәм итә. Аяклар тирләвеннән, халык медицинасы киңәш иткәнчә, аякларны җылы су белән сабынлап юалар, салкын су белән чайкыйлар, арпа, солы, бодай саламы, сарут үләнен кәрзин үргән кебек бармаклар арасына үреп чыгалар. Аннан соң шулар өстенә чиста оекбаш киеп иртәнгә кадәр йоклыйлар. Иртә белән оекбашны салып аякны юалар, чиста оекбашлар кияләр. Җиде көн дәвамында шулай эшләсәгез, аяктан тир исе, эреннәре бетәр һәм күп еллар буена үзен сиздермәс. Үпкә кабарганда, бронхит, каты йөткергәндә 2 аш кашыгы арпаны 2 аш кашыгы йөзем белән бутап, 1,5 л су салып сүрән утта яки мичтә ярты сыеклыгы парга әйләнгәнче пешерәләр. 1 аш кашыгы бал кушып, көнгә берничә тапкыр эчәләр. Мөслим-Информ