⬆️⬆️⬆️
⬆️⬆️⬆️ Клевер Татарча атамасы – болын тукранбашы. Дару сыйфатында аның яфракларын да (Е һәм С витаминына бай), тамырларын да (микробларга каршы торучы трифолиризин матдәсе бар), чәчәкләрен дә кулланалар. Клеверның чәчәкләре трифолин, изотрифолин матдәләренә, каротинга, В 1 һәм В 2, С, Е, К, витаминнарына ия. Халык медицинасында күбрәк чәчәкләре кулланыла. Клевер төнәтмәсе белән пешкән җирләрне, сызлаган буыннарны, үлекле яраларны дәвалыйлар. Болын тукранбашы какырык куптару, ютәлне йомшарту, тир һәм бәвел кудыру, ялкынсынуны басу, организмдагы микроблар белән көрәшү үзлегенә ия. Югары тын юллары ялкынсынганнан, циститтан (ычык), бума ютәл (бронхиаль астма), азканлылыктан, гастриттан шифасы бар. Клевер чәчәкләреннән ясалган төнәтмәнең хатын-кызларга да ярдәме зур. Ул күрем авырттырып килгәндә авыртуны басарга, климаксны җиңелрәк кичерергә булыша. Кан басымы уйнамаган очракта, клевер төнәтмәсен атеросклерозны (кан тамырлары тараю) дәвалаганда кулланырга мөмкин. Шулай ук клевер төнәтмәсенең арт юлдагы җәрәхәт – геморройны дәвалау үзлеге дә билгеле. Рәсми меңицинада клевер чәчәкләре сыгынтысыннан ясалган препаратлар вегетатив кан тамырлары авыруларын, эмоциональ-психик тайпылышларны дәвалаганда кулланыла. Йөткергәндә, салкын тигәндә куллану тәртибе: 1 аш кашыгы клевер чәчәкләренә 200 мл кайнар су агызып, җылы урында 2 сәгать төнәткәннән соң, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр чирек стакан күләмендә эчәләр. Азканлылыктан: 1 стакан кайнар суда 3 аш кашыгы клевер чәчәген төнәтеп, көнгә дүрт тапкыр ашарга 20 минут кала чирек стакан күләмендә кулланалар. Цистит булганда: 1 аш кашыгы чәчәкләрне 0,5 литр су белән кайнатып чыгарып, һәр ике сәгать саен 3 аш кашыгы эчәләр. Буыннар сызлаганда, ревматизм очрагында 3 аш кашыгы клевер үләнен чиста марляга бәйләп, кайнар суда пешеклиләр дә, тәнне пешермәслек кенә булып суынгач, кайнар килеш буынга ябып, бәйләп куялар Лилия Гәрәева