⬆️⬆️⬆️
⬆️⬆️⬆️ Иван чәй Аны икенче төрле копор чәе дип тә йөртәләр. Иван чәй – биек булып үсүче күпьеллык үлән. Чәчәкләре җете алсу, кайчагында ак төстә була. Дару үләне сыйфатында чәчәк аткан чакта кипрейның яфракларын җыялар. 100 г киптерелмәгән үләндә 23 мг тимер, 1,3 мг никель, 2,3 мг бакыр, 16 мг марганец, 1,3 мг титан, 0,44 мг молибден, 6 мг бор бар. Танинга, С витаминына бай булуы белән ул төрле ялкынсынуларны дәвалый, ашказаны җәрәхәте, гастрит, колиттан шифа бирә. Ялкынсынуны басу активлыгы буенча кипрей медицинада таниннан соң икенче урында тора. Иван чәйнең кан ясалышын яхшыртуы, организмның саклагыч функцияләрен арттыруы да мәгълүм. Бу аның тимер, бакыр, марганецка бай булуы белән аңлатыла. Валериана кебек, кипрей да тынычландыру үзлегенә ия. Шулай ук аның шешләрнең үсешен тоткарлау, авыртуны басу кебек шифалы үзлекләре дә билгеле. Простата аденомасын дәвалаганда да аның файдасы нык күзәтелә. 50 яшьтән узган ир-атларга профилактика максатында аны даими кулланырга киңәш итәләр. Халык медицинасында Иван чәй яман шештән, йокысызлыктан, азканлылыктан һәм тиз кызып китүдән дәвалау чарасы буларак популяр. ✅Куллану тәртибе: Иван чәйнең 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфрагына 2 стакан кайнар су коеп, 6 сәгать төнәткәннән соң, тәүлек дәвамында аз-азлап эчәләр. Лилия Гәрәева