Песи борчагы (просвирник) тамырында — 23 марта 2026 г. в 13:28:34.368
Песи борчагы (просвирник) тамырында крахмал һәм пектин матдәләре, сызлауны баса торган кушылмалар бар. Үләннең тамырын яз яки көз көннәрендә казып алалар, туфрактан чистартып 10-20 см озынлыкта кисәләр, ә үзәк тамырын бөтенләй өзеп ташлыйлар. Юанрак тамырларны буйга 2-4 өлешкә яралар һәм киптерәләр. Аннан соң тамырын кабыгыннан чистарталар. Песи борчагы медицинада да, ветеринариядә дә кулланыла. Аның тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне тын юллары, ашказаны һәм эчәк, сидек юллары авыртканда эчәләр. ✅Песи борчагы үләненнән төнәтмә 10 грамм ваклап туралган тамырга 1 стакан кайнаган су салып, аны берәр сәгать тотарга һәм сөзәргә. Аннары һәр ике сәгать саен әлеге төнәтмәне бер аш кашыгы күләмендә эчәргә. https://iimax.ru/travalekar