Медицинада бака яфрагын файдаланалар. Аларда аукубин һәм гликозидлары, лайла, флавоноид...
Медицинада бака яфрагын файдаланалар. Аларда аукубин һәм гликозидлары, лайла, флавоноидлар, полисахаридлар, каротин, лимон кислотасы, алкалоид эзләре бар. Бака яфрагының яраларны төзәтүдә тәэсире инде мең елдан артык мәгълүм. Яфраклары төнәтмәсен һәм кайнатмасын медицинада бронхитларны, бронхиаль астманы, туберкулезны дәвалаганда какырткыч дару буларак файдаланалар. Аларны шулай ук ашказаны һәм уникеиллеэчәк җәрәхәтләрен, ашказаны сыекчасының ачылыгы түбән булган хроник гастритларны дүвалаганда уңышлы файдаланалар. Ашказаны сыекчасы ачылыгы югары булганда бака яфрагы препаратларын, бигрәктә аның согын эчәргә ярамый. Төнәтмә ясау очен бер аш кашыгы ваклаган яфракка бер стакан кайнар су салалар, 15 минут төнәтәләр һәм көненә 2-3 тапкыр икешәр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 7-10 көн. https://iimax.ru/travalekar