ЯЛГЫЗЛЫК
ЯЛГЫЗЛЫК Пешермәдем әле аш та, Чәй дә эчәсем килми... Дөрес сөйли икән күршем: Парсызны парлы белми. Тәмен дә тәмлисе килми- Суыткыч тулы ризык. Берүзеңә, нәрсә диим, Һич түгел икән кызык. Телевизор да ял итә, Килми берни карыйсы... Ярый бар инде телефон, Анысы шунда ярыйсы... Юк җыясы, юасы да, Булмагач туздыручы. Вакыты да акрын уза, Булмагач кыздыручың. Эштән соң кибетенә дә Тормыйсың икән кереп... Алма, банан да ашалмый - Бетәләр икән череп... Ипинең дүрттән бере дә Җитә икән өч көнгә... Режим да бозыла икән - Ашыйсың каршы төнгә... Телгә җитми физзарядка - Юк мытырдарга кеше. Тыңлаучы да юк зарыңны - Сызлап җәфалый теше... Өстеңә дә нәрсә кигән- Көзгегә карамыйсың... Әйтсәм, әйтим инде шуны - Чәчне дә тарамыйсың. Кызык түгел лә ялгызың, Салкын икән чәе дә... Икәү бергә, мытыр-мытыр, Кызык икән, әйе лә!? Ирина Хәмидуллина. Шигырь ошаса,❤куегыз, дуслар! ШУНДЫЙ МАТУР ШИГЫРЬЛӘР УКУ, ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР, ВИДЕОЛАР КАРАУ ӨЧЕН "ӨМЕТ" КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ👇👇👇 https://max.ru/ometufa