🌿 Суган кабыгының файдасы
🌿 Суган кабыгының файдасы 📗 Суган кабыгы төнәтмәләре какырык чыгару, эч йомшарту, сидек куу, үт куу, спазмнарны бетерү, микробларга каршы, кан тамырларын ныгыту чарасы буларак кулланыла. ✅ Аеруча гипертония һәм атеросклероз вакытында файдалы. Суган кабыгының төнәтмәсе йөрәк эшенә дә уңай тәэсир итә, организмнан артык хлоридларны чыгарырга ярдәм итә. Баш тиресе экземасы булганда, суган кабыгы төнәтмәсен башка сөрткәннәр, шуның белән чайкаганнар. ✅ Ангина Суган кабыгына кайнар су агызып куегыз, суына төшкәч сөзегез һәм авыз чайкау өчен кулланыгыз. ✅ Томау (аллергик һәм салкын тиюдән) Кайнап торган суга 4 аш кашыгы вакланган суган кабыгы салыгыз һәм 3-5 минут пар өстендә сулыш алыгыз. ✅ Йөткерү 2 аш кашыгы кабыкка 2 стакан кайнар су салыгыз, 15 минут кайнатыгыз, сөзегез. Җылы килеш көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1/4 стакан эчегез. Файдасы тисен