Сөт бизе яман шеше вакытында диета
Сөт бизе яман шеше вакытында диета Сөт бизенең шеше еш кына гормоннарга бәйле һәм хатын-кыз җенес гормоннарының югары секрециясенә актив үсеш белән җавап бирә. Табиблар эстроген дәрәҗәсен киметүгә йогынты ясый торган азык-төлек продуктларын кулланырга киңәш итә: 🥕Кабак, кишер - составында күп микъдарда А витамины, ретинол, каротин бар, алар антиоксидант үзлекләргә ия. 🥦Кресс-салат, брокколи, брюссель, цветная (чәчәкле), кәчәнле кәбестә - кәбестә һәм крестоцветныйлар гаиләсеннән башка яшелчәләрдә онкопротектор үзлекләренә ия индоллар бар. Алар эстроген гормоннары алмашының канцероген продуктларын нейтральләштерәләр. Индоллар шеш күзәнәкләренең үсеш циклларын блокларга сәләтле. 🍅Помидорда антиоксидант – ликопин бар, алар шешкә каршы үзлекләргә ия. 🧅Суган һәм сарымсак иң көчле антиоксидантлар. Алар бавырны токсиннардан чистартуга булыша, ашкайнатуны стимуллаштыра, организмнан канцероген матдәләрне чыгара, микробларга бактерияләргә каршы торалар. Составларындагы аллицин сарымсакка һәм суганга үзенчәлекле ис һәм тәм бирә, ул холестеринны, югары кан басымын төшерә, цитотоксик һәм яман шешкә каршы тәэсир итә. 🫛Соя, соя продуктлары һәм соя кузаклары яман шешкә каршы тәэсиргә ия, бигрәк тә гормонга бәйле яман шеш булганда. Соя кузагы составына эстрогеннарның үсемлек аналогы булган изофлавоноидлар керә. Элегрәк соя сөт бизенең яман шеше үсешен китереп чыгарырга сәләтле дип уйлаганнар, соңрак тикшерүләр соя продуктларын куллану күкрәк яман шеше үсеше куркынычын киметә дип күрсәткән. 🍑Абрикос, күрәгә, җиләкләр, цитруслар антиоксидант активлыгы югары, яман шеш күзәнәкләренең үсешен акрынайталар, оксидлашу процессларына йогынты ясыйлар. 🫘Миндаль чикләвегендә раанид сыман субстанция бар, ул яман шеш күзәнәкләрен үтерергә тәэсир итә. 🌾Җитен, кунжут орлыкларында организмда эстроген эшләп чыгаруны киметергә ярдәм итүче фитоэстрогеннар бар. 🥚Йомырка, балыкта онкопротектор үзлекләренә ия омега-3 май кислоталары күп. Файдасы тисен
Канал в каталоге Максиметера
13 027 подписчиков · Здоровье