Перейти к содержимому
Максиметер

Каз үләнен (лапчатка прямостоячая) ашказаны-эчәк тракты авырулары, ашказанының язва ав...

Каз үләнен (лапчатка прямостоячая) ашказаны-эчәк тракты авырулары, ашказанының язва авыруы, авыз куышлыгында ялкынсыну процесслары, стоматитлар, гингивитлар, ангина, шулай ук эч китүдән һәм дизентериядән бөрештерүче һәм ялкынсынуга каршы чара сыйфатында кайнатма һәм брикетлар хәлендә кулланалар. ✅Кайнатма әзерләү өчен кофе тарткычта вакланган 2 чәй калагы тамырча алалар, аны 1 стакан суга салып сулы савытта (водяная ванна) 20-30 минут кайнаталар. Аннан соң сөзеп, 200 мл булсын өчен су өстиләр. Ашарга 30 минут кала яки ашаганнан соң 1 сәгатьтән көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш калагы эчәләр. Халык медицинасында каз үләнен геморройдан, язвалардан, трихомонад кольпитыннан, төрле тимгелләрдән, чиләнүчән экземадан һәм башка авырулардан кулланганнар. Үсемлек тамырчалары порошогын косметик максатларда тешләрне чистарту өчен файдаланалар: ул теш уртлары ялкынсынуын кисәтә, авыздан килә торган начар исне бетерә. Файдасы тисен

2 721 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

12 925 подписчиков · Здоровье

Ещё по теме «Здоровье»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.