МАРИНАДЛАНГАН КЫЯРЛАР🥒 — 14 июня 2026 г. в 17:56:28.841
МАРИНАДЛАНГАН КЫЯРЛАР🥒 КИРӘК: 3 л~лы банкага⬇️ 🟢Түгәрәк кара борыч ~ 15 штук 🟢Кәнафер ~ 9 штук 🟢Хуш исле борыч ~ 6 бөртек 🟢Лавр яфрагы ~ 3 штук 🟢Сарымсак ~ 2 теш 🟢Укроп зонтигы ~ 1 штук 🟢70%лы уксус кислотасы ~ 1,5 чәй калагы МАРИНАД: 1,5 литр суга⬇️ 🟢Тоз ~ 75 г 🟢Шикәр комы ~ 75 г ӘЗЕРЛИБЕЗ: ☑️Стерильләштерелгән банкаларга кыярлар, сарымсак, берничә помидор, укроп зонты салып, тутырабыз. Өстенә чыжлап торган кайнар су салабыз. 20 минут тотабыз. ☑️Маринад әзерлибез: суга тоз һәм шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. ☑️Банканың суын түгеп, барлык тәмләткечләрне салабыз, кайнар маринадны агызабыз да иң соңыннан уксус кислотасы салып, банкаларны ябып куябыз. ☑️Әйләндереп, юрган астына тыгабыз һәм суынганчы тотабыз. Саклап куегыз📌 Рецептны ошатучылардан 💜

