ТӘМЛЕ ПОМИДОР — 1 августа 2026 г. в 13:01:33.154
ТӘМЛЕ ПОМИДОР Кирәк ингредиентлар 2-3 кг уртача зурлыктагы помидорга: - 1 баш сарымсак; - зур булмаган 2 баш суган; - 3 аш кашыгы үсемлек мае; - петрушка. Маринад өчен 1 л суга: - 50 мл 9 процентлы аш серкәсе; - 1 аш кашыгы тоз; - 3 аш кашыгы шикәр комы; - 1 чәй кашыгы борчаклы кара борыч; - 1 чәй кашыгы канәфер; - лавр яфрагы. Стерильләнгән банка төбенә ваклап туралган петрушка, сарымсак, кайнатып чыгарылган үсемлек мае (1 литрлы банкага 1 аш кашыгы) салырга. Шуның өстенә әзер помидорларны һәм тәгәрмәчләп туралган суган тезеп тутырырга. Маринадны кайнатып чыгарырга һәм ахырдан аш серкәсе өстәргә (3 литрлы банкага – 1,5л, 2 литрлы банкага – 1л, 1 литрлы банкага 500 мл маринад кирәк). Помидор өстенә маринад коярга да 15-20 минут стерильләштерергә. ©https://vk. ru/wall-99651353_34781

