Ял конендэ торт пешереп сыйлыйк эле гаилэбезне. — 28 августа 2026 г. в 05:21:23.645
Ял конендэ торт пешереп сыйлыйк эле гаилэбезне. "Наполеон" торты пешереп ашыйк эле бергэлэп. Катлы камыр (слоеное тесто)бик күптөрле кибеттә,мин үзем чүпрәсезен(бездрожжевое)алырга тырышам. 📌- 1 кг катлы камыр( слоеное тесто) Крем өчен - 1 л сөт - 2 күкәй - 0.5 ст шикәр комы - 3 а.к. он - 1 кап ваниль (Бу кремны ясарга иренсәгез , 1 пачка сыер мае + сгущенка сыларга була) Камырны җебетәбез,уклау белән җәймибез❗️, духовкада пешереп алабыз. Суынгач һәр җәемне өчкә аерабыз. Валчыкларын уабыз,алары өстенә сибәргә кирәк. Крем. Аерым савытта 200 мл.сөт,күкәй,шикәр,ванилин,онны яхшылап төер калдырмый болгатабыз һәм калган сөткә кушып болгатабыз куерганчы. Тортка кремны җәлләми ягабыз,өстенә валчыкларын сибәбез.Төнгелеккә холодильникта калдырабыз. Тәмле булсын! Сезнен Лилиягез

