Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 30 сентября 2026 г.
Бәрәңгеле тун эчендәге ит
Бәрәңгеле тун эчендәге ит Кирәк була: Бәрәңге - 800гр. Әзер фарш - 600гр. Суган - 1шт. Сыр - 200гр. Йомырка - 2шт. Тоз, борыч тәменчә Яшел тәмләткечләр Суганны әрчеп, турыйбыз һәм майлы табага салабыз. Бераздан әзер фаршны да салабыз, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч өстәп 15 минут пешерәбез, суытабыз. Бәрәңгене шулай ук әрчибез, угычтан уабыз һәм суын яхшылап сыгабыз. Сырны уабыз. Бәрәңгене йомырка һәм сырның яртысы белән кушабыз, тоз өстибез бераз, яхшылап бутыйбыз. Кечкенә чашка яки касә алабыз, төбенә һәм ян-якларына пленка җәябез. 2 аш кашыгы өеп бәрәңге массасын салабыз һәм як-якка җәябез. Эченә бераз сыр һәм ярым пешкән фаршны 2 кашык салабыз. Өстенә 1 кашык бәрәңге массасы һәм каплыйбыз. Пленканы ян - яктан җыябыз да бәрәңге шары ясыйбыз. Пленканы алып майлы табага тезәбез һәм духовкага 200 градуска 40 минутка тыгабыз. Тәмле булсын!