Бер табак кишер салаты — 27 августа 2026 г. в 14:23:43.403
Бер табак кишер салаты Ин тэмле кореяча кишер салаты ясыйк узебез! . Язып алыгыз, ясап та карагыз. Кирэк булачак👇 Кишер-2 кг терка аша чыгарабыз Песок-5 аш к. Тоз-2 чәй калагы. Кориандр тоелгэн-1ч.к. Төелмәгән кориандр да салсагыз була өстәп. Уксус 9% (алманыкы булса яхшы) 5-6 аш калагы. (кем ничек ярата) Әче борыч (минеке смесь перцев)- 0,5 ч.к. Сарымсак 5-6 тырнак. Боларны барысын бергэ болгатырга һәм савытка салырга. Уртасында чокыр ясарга һәм ярты пакет для корейской моркови дигән приправа салырга, шуның өстенә кайнап торган майны агызырга. Майны түбәндәгечә ясыйм. Табага 1 баш суганны турыйм һәм 1 стакан рафинированный май салып суган кызарганчы кыздырырга, суганны сөзеп алырга, ә майны алда язып үткәнчә кишер өстенә агызырга. Хэм барысын тагын болгатырга да суыткычка 5-6 сэгатькэ озатабыз. Бик тәмле кишер килеп чыга. Һәр хуҗабикәнен үз рецепты. Гаеп эзләмәгез яме. Сезнең Лилиягез

