ДӨГЕЛЕ САЛАТ🍅🍅🍅рецебы сорап язганнар иде берничә язылучым — 31 августа 2026 г. в 12:37:08.842
ДӨГЕЛЕ САЛАТ🍅🍅🍅рецебы сорап язганнар иде берничә язылучым "Әкият" салаты рецебын калдырам әле ☑️ КИРӘК: 🍡помидор ~ 1 кг 🍡суган ~ 1 кг 🍡болгар борычы ~ 1 кг 🍡кишер ~ 1 кг 🍡көнбагыш мае ~ 400 мл 🍡дөге ~ 3 стакан 🍡шикәр комы ~ 0,5 ст. 🍡тоз ~ тәменчә 🍡70%лы уксус эссенциясе ~ 1 чәй калагы ӘЗЕРЛИБЕЗ: 🌟Яшелчәләрне уртача зурлыкта турыйбыз. 🌟Көнбагыш маена кишер салып, 10 минут кыздырып алабыз. Суган өстәп тагын 10 мин пешерәбез (тушим). Болгар борычы ~ 10 мин, помидор ~ 10 минут пешерәбез. 🌟Аннан соң дөге салабыз, тоз, шикәр комы, кирәк дисәгез борыч, тәмләткечләр өстибез. Тагын 20 минут пешерәбез! 🌟5 минут кала уксус эссенциясе салабыз, болгатабыз. 🌟Стерильләштерелгән банкаларга ябабыз. Салат әзер, ашка салырга да, болай ашарга да бик тәмле👍 студентлар өчен дә бер дигән! Саклап куегыз📌 Рецепт ошаса🧡

