Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 10 сентября 2026 г.
Вяленые помидоры"
Вяленые помидоры" Бутерброд ясарга бик тәмле. Калын кабыклы помидоры сайлап алыгыз. Помидорларны кискәләп, өстенә тоз, итальянча приправалар яки үзегез яраткан приправаларны сибеп духовкада 60-70 гр градуста 8-10 сәгать киптерергә кирәк! Духовкага карарга кирәк. Духовка ишеген бераз ачып киптерэм мин. Сушилкада да ярый. Помидор зәер булгач йомшак була, баскач суы чыгып торырга тиеш түгел. Артык киптереп тә бетермәгез. Аннан банкаларга тутырабыз. Помидорларны тутырганда рәт-рәт аралаштырып ваклап сарымсак салабыз, төерле кара борыч, тоз сибәбез, приправа сибәбез, базилик улэне дэ кыстырабыз. Башка төрле (узегезнең яраткан) приправаларны сипсәгез дә була. Аннан өстенә сыек май агызып ябып куябыз! Майны җылытып алам. Ай тэмле дэ була инде. Помидоры сезонында ясарга олгерегез яме. Сезнен Лилиягез