Кышка кишер салаты
Кышка кишер салаты Кирәк була: Кишер - 3кг. Татлы борыч - 1кг. Суган - 1кг. Томат пастасы - 500гр. Үсемлек мае - 300мл. Тоз - 2а.к Шикәр комы - 3а.к. Уксус - 100мл. Кишерне юып угычның эре тишегеннән яки махсус корейча кишер өчен угычтан уарга. Суганны ярым боҗралап, татлы борычны озынча итеп турарга. Кәстрүлгә үсемлек мае салып кыздырырга, тоз, шикәр комын салып эретергә. Башта суганны 5 минут кыздырырга, соңыннан кишер белән татлы борычны да өстәргә. Томат пастасы да шушы вакытта салына. Барлык яшелчәләрне болгатып сүрән утта 1,5-2 сәгать пешерергә. Сүндерергэ 5 минут кала уксус өстәргә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып каплап куярга. Бу куләмнән чама белән 1 л лы 4 банка чыга. Тәмле булсын!